ХӨСЕТ и. гар. 1. 1) Көнчелек; көнләшү, яратып бетермәү аркасында башкаларга карата булган начар уйлар, мөнәсәбәт. Ант итегез, оланнарым, сез дә: арагызга дошман кертмәскә, күңелегездә хөсет йөртмәскә, сугышмаска, оршышмаска, тату булырга! Р.Батулла. Теләсәң, үс, ирек иде, Берсендә дә юк хөсет. Н.Сафина 2) ялг. к. хасид. Әмма эчләре янып йөргән әлеге хөсетләр өчен бу хәлләр күктән көткәнне җирдән табу белән тиң иде. М.Госманов 2. с. мәгъ. к. хөсетле. Мотаһирны Мәскәүдәге олы җитәкчеләр кушуы буенча түгел, ә шул ук авылда яшәп яткан бер хөсет адәм «чакканга» күрә алалар. М.Хәсәнов. Шапшак, хөсет, гайбәтче, кеше сөймәс хатыннарның тәрәзәләре дә аларның чытык йөзләре кебек була, мәңге ачылмаслар. И.Нәбиуллина |