ХӨРТИЛӘНҮ ф. сөйл. Начарлану, шәп булмау, яманга әйләнү, рәтсезләнү, рәте китү. Җәйләр, көзләр үтеп, кышка кергәч, хәлләре хөртиләнде Ханәфинең. В.Нуруллин. Керемне саныйсың, чыгымны чутлыйсың, эшләр хөртиләнгән кебек булса – янасың-көясең, аз-маз табыштан да башың күккә тия, дөньяның бар рәхәте шулдыр кебек тоела. Ф.Сафин Хөртиләнә бару Торган саен ныграк хөртиләнү. Мәктәптә эшләр көннән-көн хөртиләнә барган һәм бер заманны бөтенләй чыгырдан чыккан. Р.Вәлиев. Әсмабану абыстайның хәле хөртиләнә бара: телдән бик зарланмаса да, ничектер авыр сулый. С.Сабиров Хөртиләнә башлау Хөртиләнүгә табан үзгәрү. Югыйсә эшләрем көннән-көн хөртиләнә башлаган иде. И.Салахов. Эшнең хөртиләнә башлавын иң әүвәл җитәкчеләребез авызыннан «субъект» дигән сүз чыккач сиздем. Р.Вәлиев Хөртиләнә төшү Бераз гына хөртиләнү; тагын да ныграк хөртиләнү. Ул вакытта эшләр дә хөртиләнә төшкән иде бит. И.Нуруллин Хөртиләнеп китү Соңгы арада бераз хөртиләнү; кинәт хөртиләнү. Хуҗа, бу бай хатын ниндидер мәкер белән бурычка акча сорарга килгән, дип уйлап, кунакның күңелен рәнҗетмәскә тырышып, ипләп кенә, хәленең хөртиләнеп китүен аңлатырга тырышты. Т.Галиуллин. Аның унбиш минутка сузылган нотыгыннан шул аңлашылды: безнең оешманың эшләре таудан түбән тәгәри башлап, хөртиләнеп киткән икән. Шәһри Казан Хөртиләнеп тору Әле, хәзерге вакытта хөрти булу; вакытлыча хөртиләнү. – Хәлләр хөртиләнеп тора әле, – диде Гаяз боек тавыш белән. Мәйдан |