ХӨРТИ хәб. сөйл. 1. Начар, шәп түгел, яман, рәтсез. Читтән караганда да үзгәреш сизелгәндер, Гайнулла аңа текәлеп башын чайкады: Эшләр хөрти синең, салкын суккан, ахрысы. К.Кара. Хәлләр хөрти бит, кызый. Н.Гыйматдинова

2. с. мәгъ. Начар, хәчтерүш, сәләмә. Бу кулдан гына ясалган, буялмаган, хөрти генә бер скрипка иде. Ә.Еники. Болай да хөрти киемен умыру егетлек түгел, дим. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә