ХӨРРИЯТ и. гар. Хөрлек, азатлык, ирек, бәйсезлек. Бу сугышта кулларына корал тотып катнашкан, бөтен халык өчен хөррият, ирек яулашкан батыр йөрәкле якташларыбыз исеме безнең күңелләрдә һич онытылмыйча сакланырга тиеш. Л.Хәмидуллин. Тик шул чакта гына безнең татар халкы бүтән халыклар белән тигез хокуклы булыр, тик шул чакта гына безнең халкыбыз хөррияткә һәм якты көн күрә башлауга ирешер! В.Нуруллин |