ХӨРМӘТСЕЗ с. 1. 1) Хөрмәттән мәхрүм, кадерсез, ихтирамсыз. Хөрмәтсез кешеләр

2) Хөрмәт итмәүне белдерә торган. Мөгаен, үзенең шәхесенә карата мондый саксыз, хөрмәтсез карашны көтмәгән булгандыр. Ф.Яхин. Үзебезнең күпчелек хастаханәләрдәге чиратлар, этеш-төртеш, табиб белән пациент арасындагы хөрмәтсез мөнәсәбәт, табибларның һәрчак талчыккан, кырыс чырайларына ияләшкәнгә, андагы хастаханәләрдәге тәртип, авыру артыннан тәрбия кылу дәрәҗәсе шаккатырды. А.Галимов

3) Кадерләнми торган, ташландык хәлдәге (әйбер тур.). Хөрмәтсез әйбернең гомере кыска. Әйтем

2. рәв. мәгъ. 1) Кадер-хөрмәт, рәхим-шәфкать, тәрбия күрмичә. Революция тәмам җиңгәннән соң, Вәли бай да, иленә кайтып, кадерсез, хөрмәтсез яши башлый. Г.Нигъмәти

2) Хөрмәт итмичә, кадерен белмичә, санламыйча. Чөнки бу – милләтебезнең гасырлар буена килгән гадәтен, йоласын белмәү, аңа хөрмәтсез карау булыр иде. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә