ХӨРМӘТЛЕ с. 1) Хөрмәткә, ихтирамга лаек булган, хөрмәт ителә торган. Безнең өчен Сибгат ага Хәкимнең хатыны – хөрмәтле Мөршидә апа үрнәк булды. Ш.Галиев. – Атаң-анаң бик хөрмәтле кешеләр иде, балам, – диде ул, алдан сукмак буйлап барганда. – Сине дә бер кайтырсың дип көткән идек. Х.Ширмән 2) Мөрәҗәгать итү сүзе алдыннан: хөрмәткә лаеклы. Нигъмәтулла абзыкай тәпәннең өстен ачты, чүмеч белән бер шөбердәтеп коеп карады, аннары кунакларга карап әйтте: – Хөрмәтле кодалар, туебызның иң зур сые – кыз балы табынга килде. Ә.Еники. Калай савытка бәрелеп чыңлаган кашык тавышы, чапылдатып чәйнәгән авазлар тына төшкәч, Рәфис сүз алды: – Хөрмәтле иптәшләр! – диде ул, барысына да ишетелсен өчен тавышын күтәрә төшеп. – Әйбәт эшләдегез, рәхмәт сезгә! А.Вергазов 3) Кемгә яки нәрсәгә карата хөрмәт хисе белән карый торган, күңелендә хөрмәт хисе саклый торган; хөрмәт итеп яши торган; ихтирамлы, шәфкатьле, игътибарлы, ярдәмчел. Мин сиңа гомерем буе хөрмәтле булыр идем. Ф.Баттал. Хәер, ул теле белән дә әйтте: – Сәрия апаңа хөрмәтле бул. Р.Габделхакова 4) Хөрмәт итеп, ихтирам белән әйтелә торган мөрәҗәгать сүзе. Син, хөрмәтлем, алай тәмам бирешмә инде. А.Хәсәнов. Әй хөрмәтлем! Җәмилкәем! Нәрсә дә булса уйлап тап. Д.Салихов |