ХӨРМӘТЛӘ’Ү ф. 1) Олылау, зурлау, ихтирам итү, санлау. Тирә-ягыма карадым, ләкин мин хөрмәтләгән оста күренмәде. М.Хуҗин. Үз баласын юньләп багып тәрбия итә алмаган кеше ничек итеп бүтәннәр баласын сөя алсын, үз милләт-кавемен кадерли белмәгән адәм ничек башка халыкларны хөрмәтли алсын! Р.Фәйзуллин // Кунакчыллык, игътибар күрсәтү. Доцент Захаров урыныннан торып, хөрмәтләп каршы алды. А.Гыйләҗев 2) Төрле әйберләрне, материаль байлыкларны кадерләү, саклап тоту, аларга сакчыл мөнәсәбәттә булу, кадерен белү. Ул үз көче белән эшләп тапкан тәгамны хөрмәтли, әрәм-шәрәм итми, чүплеккә ыргытмый. Р.Батулла. Мөнирә апагыз ул килешүне, йөз мең сум акчаны хөрмәтләгән кебек итеп, кием шкафындагы шүрлеккә пөхтәләп яшереп куйды. К.Кәримов 3) Тәрбияләү, тәрбия күрсәтү, карау, багу. Балага ни күрсәтеп, нинди тәрбия биреп үстерәсең, картлыкта ул сине шулай итеп я хөрмәтләр, я типке көнендә йөртер. Сөембикә. Анам да юк, атам да юк, Гыйльфан, син дә ташлап киттең, Мине кемнәр хөрмәтләр? Милли-мәдәни мирасыбыз Хөрмәтләп бетерү Барысын да хөрмәтләү, тиешле дәрәҗәдә хөрмәтләү, бик нык хөрмәтләү. Кадерен белеп, хөрмәтләп бетерә алмадык кебек без аны. Татарстан яшьләре Хөрмәтләп килү Күптәннән һәм даими рәвештә хөрмәтләү. Аны ничә еллар буе олылап, хөрмәтләп килделәр дә, менә хәзер авылдан ук ку, имеш! Г.Әдһәмова Хөрмәтләп тору Гел, һәрвакыт хөрмәтләү. Алкышларыбыз белән гел хөрмәтләп торабыз үзләрен, җаныбызга рухи азык бирүләре өчен рәхмәт яудырабыз. Р.Юсупова. «Тормышымнан канәгатьмен, чөнки намуслы хезмәтемнең җимешләрен күрү, укучыларымның мине хөрмәтләп торулары миңа яшәргә көч бирә, картаймаска этәрә», – дип елмаеп озатып калды ул мине. Шәһри Казан Хөрмәтли башлау Хөрмәтләргә тотыну. 21 яше тулганда Мәккә җәмәгасендә Мөхәммәдне, ышанычлы һәм турылыклы кеше буларак, Әмин дип хөрмәтли башлыйлар. А.Тимергалин. Кайчан безне тыл ветераннары белән бер дәрәҗәдә хөрмәтли башларлар икән? М.Мәгъсүмов |