ХӨРМӘ’Т ИТҮ ф. 1) Олылау, ихтирам итү, зурлау, ярату, тану, санлау. Карасуда, Нәбиулла туган, сине беләләр, хөрмәт итәләр. Т.Галиуллин. Ул бик әйбәт кеше иде, мине яратты да, хөрмәт тә итте. А.Әхмәтгалиева

2) Кунак итү, кунакчыллык күрсәтү. Соңгы баруында Мирхәйдәр абзый аны, хөрмәт итәсе килеп, «әче су» белән сыйлап җибәрде. Ә.Фәйзи. Ул карчык хатын боларга хөрмәт итеп, бер палас китереп җәйде, утырдылар. М.Гайнетдин

3) Тәрбияләү, тәрбия күрсәтү, ярдәм итү, кадер-хөрмәт күрсәтү. Әтисен шулай хөрмәт итүе өчен, хатыны аңа әле дә рәхмәтләр укый, ди. Әкият. Ике инәйләрен дә бертигез яратып хөрмәт иткәннәр. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә