ХӨРМӘТЕНӘ бәйл. 1) Өчен, хакына. Бүген исә, көтеп алган кунак хөрмәтенә, эштән иртәрәк кайтканнар, мич торбаларыннан төтен чыгып тора. Р.Мөхәммәдиев. Соң, апа, бүген Гүзәлия хөрмәтенә табын көйләргә иде бит. Н.Гыйматдинова 2) Уңае белән, багышлап; уңаеннан, уңаенда. Ә бәлки, бу – чынлап та туган көн хөрмәтенә җибәрелгән күчтәнәчтер, ә? Ф.Яруллин. Бәлеш пешү хөрмәтенә Табагач та кузгала: Кызу мичтән, эләктереп, Кайнар бәлешне ала. С.Әхмәтҗанова |