ХӨРМӘ и. фар. 1) бот. Пальмачалар семьялыгыннан борынгы чорлардан ук Төньяк Африкада культуралаштырылган, озын кәүсәле, зур яфраклы көньяк агачы; хөрмә агачы, хөрмә пальмасы. Пәйгамбәр галәйһиссәламнең кулында бер хөрмә ботагы бар иде. К.Насыйри. Урамнарда, таштан салган зуррак йортларның ихаталарында сәрви, элмә, зәйтүн, хөрмә куаклары күкрәп утыра, арада керпе сыман бөгәрләнгән күгән-сырганаклар, борыннарын күккә сузган, каурыйларга охшаган карагайлар, кипарислар да күп. В.Имамов

2) Шул агачның ашарга яраклы, көрән төстәге татлы һәм туклыклы, күбесенчә киптерелгән килеш кулланыла торган җимеше; русчасы: финик. Кайтып кереп, өстәл өстенә капланган газетаны ачып җибәргәч, андагы лимон-мандариннарны, хөрмә-виноградларны, кавын һәм карбызны күреп, Розаның күзләре шар булды. В.Нуруллин. Галим бабай да, Айдар белән Хәйдәр дә, бисмилла әйтеп, хөрмә, йөзем ише җимешләрне, төрле тәм-томнарны җиңелчә генә авыз итеп алдылар да, «Аллаһу әкбәр!» дип, урыннарыннан кузгалдылар. Л.Лерон

3) сөйл. Шул җимешнең тәсбих ясау өчен кулланыла торган озынча каты төше. – Кызу чапсагыз, тиз барып җитәрсез! – ди ишан шактый дорфа итеп һәм, ашыгып, тәсбихенең «хөрмәләрен» тарта башлый. Ә.Еники

4) бот. Эбенчалар семьялыгыннан татлы җимеш бирә торган көньяк агачы яки куагы. Хөрмә бакчасы

5) Шул агачның яки куакның кызгылт сары төстәге татлы җимеше; русчасы: хурма. Салкын килеш тәмле ул хөрмә. Әй, кыш булса, өшетеп ашар идең. Ай тәмле дә була соң өшегән хөрмә! Р.Бәшәр. – Бу хөрмәләр өлгереп җитмәгән әле, авызны бөрештерә, әнә тегеләрен алыгыз, – диде ул елмаеп. Сөембикә

Хөрмә кебек Бик матур, чибәр, гүзәл. Менә икенче кызы да, пешеп җиткән хөрмә кебек, өзелеп төшәргә генә тора. Т.Галиуллин. Хөрмә кебек чибәрләрнең Урыны була түрдә. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә