ХӨРӘСӘНЛӘНҮ ф. сөйл. Ялкаулану, эшлексезләнү, ялкауга әйләнү. Хәзер төп мәшәкать аларда, ирләр, хөрәсәнләнеп, гаилә кайгыртуны да тулаем аларга тапшырдылар. Ш.Галиев. --- гаилә кору яшенә җиткәндә үк, кыз бала инде карьера ясаган, матди киләчәген кайгырткан, егетләр исә, хөрәсәнләнеп, эш тапмыйча йөри. Ватаным Татарстан Хөрәсәнләнә башлау Хөрәсәнләнергә тотыну. Хөрәсәнләнә башлавымны үзем дә сизәм инде. Кызыл таң Хөрәсәнләнеп бетү Тәмам хөрәсәнләнү. Яшьләр хөрәсәнләнеп бетте Хөрәсәнләнеп тору Озак вакыт дәвамында хөрәсәнләнү Хөрәсәнләнеп яту сөйл. к. хөрәсәнләнеп тору. Малай, җитәр сиңа бакча тирәсендә хөрәсәнләнеп ятырга! Т.Нәбиуллин |