ХӨРӘСӘН и. фар. сөйл. кимс. 1. 1) Эшлексез, ата ялкау кеше, әрәмтамак. Минем баҗамнан да – шушы хөрәсәннән дә җүнлерәк кияү табалмадыңмы, ахмак кыз? И.Юзеев. Берзаман хатын уята: Тор, хөрәсән, син бит Әхмәткә концерт куярга барырга вәгъдә иткән идең. А.Хәмзин

2) күч. сөйл. Зәхмәт, явыз, яман нәрсә; хәшәрәт. Авылга грипп дигән хөрәсән керде бит. Д.Салихов

2. с. мәгъ. 1) Ялкау, әрәмтамак, эшлексез, үшән. Үз гаебен аңлый алмаган Әмир әүвәл өендә, нигездә хәл белгән булып, бушлай баш төзәтү хыялы белән йөргән ялкау, хөрәсән ир-ат даирәсендә буталды, аннан үзен кулга алып, университетка керү имтиханнарына әзерләнә башлады ---. Т.Галиуллин. Әллә симерүдән тиреңә сыеша алмый башладыңмы, хөрәсән җан?! В.Имамов

2) Көчсез, егәрсез, мескен, хәлсез. Күңеле йоклаган адәмнәр, Хөрәсән йөрәкләр юк түгел. Ш.Галиев

Хөрәсән ялкавы Үтә ялкау, әрәмтамак, эшлексез кеше. Ындырга барабыз шулай, авылыбызның хөрәсән ялкавы Мөхтәр абзыйны очраттык. Р.Батулла. Үзенә генә түгел, күрше-күләннәр Дилемманың хәтта әти-әнисенә кереп әйттеләр: кызыгызның буе бар, төсе бар, нишләп шул хөрәсән ялкавына бәйләнгән, гармун ашап яшәрләрме әллә, диделәр. З.Мурсиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә