ХӨР с. гар. 1. 1) Ирекле, бәйсез, азат. Кош шикелле хөр ул Шигырь, Болыттай ак болай да. Г.Морат. Кол гына көрәшә. Хөр кеше көрәшми. З.Хәким 2) Борчусыз, хафасыз. Шулай икенче төрле – хөр, сәгадәтле тормыш башланды. М.Мәһдиев. Тамак туйдырып, хөр күңел белән, аяк киемнәрен салып куеп урын өстенә сузылырга уйлаган иде, итегендә балта эзе күреп аһ итте. К.Кара 3) Ирекле, бәйсез (фикер, дөньяга караш тур.). Кызымның хөр фикерле булуын, үзен җирдә иркен сизүен телим. А.Гыйләҗев. Илле шәкерт белем ала торган зур булмаган мәдрәсә аның тырышлыгы белән тиздән дан-шөһрәт казана, аңа хөр фикергә сусаган яшьләр тартыла, алдынгы карашлы мөгаллимнәр килә. Г.Мөхәммәтшин 2. рәв. мәгъ. Ирекле, бәйсез рәвештә, азат булып. Кеше бит ул читлек кошы түгел, Хөр яшисе килү кемгә ят? Н.Әхмәдиев. Берүк озын гомерле бул, азат һәм хөр яшә, газиз Казан калам! В.Имамов 3. и. мәгъ. Ирекле, азат кеше; кол булмаган кеше. Хөрләрнең хокукын бозу |