ХӨЛЛӘ и. гар. 1) Чапанга охшаш җиңел өс киеме. – Мөфти хәзрәттә дә юк мондый хөллә, – диде Шәйхи, телен шартлатып, – Мәккә-Мәдинәләрдә дә ушлары китәр иде. М.Әмирханов. Сәләмә хөллә кигән, башларына яулык чорнаган гарәпләр куй көтүләрен чатырларына таба акрын гына куалар. М.Мәһдиев

2) күч. Гомумән кием. Аллаһы Тәгалә --- явызлыкларын гамәл дәфтәрләренең эчке ягына, яхшылыкларын тышкы ягына куяр, башына энҗеләр-җәүһәрләр белән эшләнгән алтын таҗ киертелер һәм җитмеш хөллә (кием) киярләр, кулларына алтыннан-көмештән-энҗедән беләзек киертелер. Ф.Яхин. Хөллә – сырып тегелгән җиңел өс киеме. Безнең мирас

3) күч. Нәрсәне дә булса каплап алган, өстен япкан әйбер. Агачлар үзләренең куе ботаклары, яшел хөлләләре белән безнең дүрт ягыбызны да чолгап алдылар. Ф.Әмирхан. Җил артыннан зәңгәр дулкын ага – Килер язның батист хөлләсе! С.Гәрәева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә