ХӨКЕ’М ИТҮ ф. 1) Уйлау, фикер йөртү, нәтиҗәгә килү. Анысы турында укучым үзе хөкем итәр. Р.Ягъфәров. Тагын шунысы да бар: үз Казаныңда татарча чыккан китапны үз өеңдәчәрәк, үзең белгән таныш укучыларың белән бергәрәк торып һәм уртак югарылыктан чыгыбрак укыйсың, хөкем итәсең. Р.Фәйзуллин

2) Кемгә (нәрсәгә) дә булса яки кемнең дә булса эшләренә, үз-үзен тотышына бәя бирү. Сез үзегезгә карап хөкем итмәгез. Р.Батулла

3) Нәрсә өчен дә булса гаепләү, битәрләү. Мин хөкем итәргә уйламыйм, Бу хәлгә гаепле үзем дә. И.Юзеев. Гомумән, мин аны хөкем итә дә, ачулана да алмадым, бу дөньяда күп яшисе калмаган иде инде, ә иң мөһиме – аны мин хөрмәт итә, ярата идем. Р.Мирхәйдәров

4) Кемнең дә булса кылган гамәлен, җинаятен суд тәртибендә тикшерү, карау. Нәрсә өчен хөкем итәргә кирәк икән аны: кылган җинаяте өченме, әллә аңламаганы өченме?.. З.Хәким. Намуслылык, тырышлык, гаделлек, тәрбиялелек, әдәплелек, төгәллек, миһербанлылык һәм башка бик күп сыйфатлар бу һөнәр ияләреннән аерылгысыз булса гына, бездә җинаятьчеләр дә кимер, ялгыш хөкем итүләргә дә чик куелыр, хәтта ки гаепләнүчеләргә дә кешечә караш яшәр. Р.Рахман

5) Берәр җинаятьтә, эштә гаепле санап, законсыз гамәлдә хөкем карары чыгару, нинди дә булса җәза билгеләү. – Сезнең дустыгыз, диде ул, басым ясап, җәмәгать урынында хулиганлык ясаган өчен биш елга хөкем ителде. А.Гыйләҗев. Моны Солтанъяр болай аңлады: үлемгә хөкем ителгәннәрне вак хулиганлык өчен җәзага тарттырып булмый бит инде. З.Мурсиев

6) Өстенлек итү, хөкем сөрү. Әле язлар төшкә генә керә, Хөкем итә кырлач салкыны... М.Мирза. Биредә ике төрле психология хөкем итә: руслар үзләрен бөтен ил хуҗасы дип исәпли, ә татарлар – үз авыллары хуҗалары дип. М.Миначев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә