ХӨКЕМДАРЛЫ’К КЫЛУ ф. к. хөкемдарлык итү. Ул кардәш төрек халкы төзегән, дөньяда гаделлек һәм иминлек сакчысы булган Бөек Госманлы дәүләтенең (Дәүләте гали Госмания, 1299 –1923) иң шәүкәтле чорындагы падишаһы, 46 ел буе хөкемдарлык кылган шанлы Сөләйман солтан турында кыйсса язарга батырчылык иткән. В.Имамов. Ил белән идарә итү, димәк, хөкемдарлык кылу – тәкъдир хөкемен үз кулыңда тоту дигән сүз ул! Ф.Яхин |