ХӨКЕМДАРЛЫК и. 1) Хөкемдар булу; хөкемдар вазифасы. Хөкемдарлыкның мәгънәсен ул гавам мәнфәгатьләренә хезмәт итүдә күрә. Х.Миңнегулов. Күп алтын тәнкәләр күрсәң, хәзинә, хикмәт, хөкемдарлык, гөнаһлардан котылудыр, диләр. Ф.Яхин

2) Хөкемдар кыяфәте, үзен тотышы, рәвеше. Аның тавышыннан хөкемдарлык бөркелеп тора. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә