ХӨКЕМДАР и. гар.-фар. 1) Берәр дәүләтнең башлыгы булган һәм хөкем итү, әмер итү хакы булган зат: падишаһ, кахан, император. Патшаның вәзире боларны хөкемдар янына чакыра. Ф.Урманче. Ике урынлы тәхетнең бер ягында хөкемдар үзе, икенче ягында аның хатыны булып, җитди мәсьәләләрнең барысын бергәләп хәл иткәннәр. Ф.Хуҗин

2) юг. Аллаһ, Ходай Тәгалә. Ходай үзе хөкем итсен. Ул – хөкемдар. Н.Каштанов. Һәр ике як та үзенең хаклы булуына нык ышанган, әмма Мәрьямбану ягында хөкемдар – Аллаһы Тәгалә, укытучылар ягында – кеше фикере. Ф.Бәйрәмова

3) күч. Билгеле бер вакытта, урында, тирәлектә эш-гамәлләре, сүзе, фикере һ.б.ш. белән иң мөһим, әһәмиятле булган кеше яки предмет. Бу әле – Фәтхулла хәзрәтләрнең хөкемдар чоры. М.Мәһдиев. Әнә күктә бүтән «кошлар» – тимер очкычлар хөкемдар. Н.Гыйматдинова

4) күч. Нәрсәне дә булса хәл итүче, урынына куючы, аңлаешлы итүче. Кылган эш-гамәлләреңә Вакыт хөкемдар булса, сырхау-авыруларыңа иң зур, иң кодрәтле табиб – шулай ук Вакыт галиҗәнаплары. Н.Әхмәдиев. Вакыт кына хөкемдар бу дөньяда. Х.Ибраһим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә