ХӨКЕМ и. гар. 1) Кем яки нәрсә турында гомуми фикер, бәяләмә, карар. Ул, объектив судья кебек, һәр якның дәлилләрен үлчәүгә салып, гадел хөкемен соңыннан белдерергә ярата. А.Вергазов. Кыз энесен жәлләү хәсрәтеннән котылса да, караклык бәласеннән әле котылмаган, ул инде өйдәгеләрнең һәм Вера апасының хөкемен көтә иде. Ф.Җамалетдинова 2) Кешеләр арасында чыккан бәхәсләрне хәл итү һәм җинаятьләрне тикшерү эшләрен башкара торган дәүләт органы; суд ( 1 мәгъ.). Һичкем ни булганын аңларга өлгерә алмады, мин: – Кирәксә, мине хөкемгә чакыртырсыз! – дип чыгып киттем. Г.Ибраһимов. Өченче тапкыр сез хөкем каршында, һаман сез үзегезгә нәтиҗә ясамагансыз. Р.Батулла 3) Җинаять эшләре һәм һәртөрле бәхәсләрне тикшерү эше, мәхкәмә эше, суд процессы. Нәгыймә килеп кергәндә, хөкемнең барышы менә шул җирдә иде. Г.Ибраһимов. Судьялар, прокурор һәм адвокатлар хөкемдә булучыларга, шаһитларга сораулар бирәләр. Р.Фәизов // Төрле бәхәсләрне хәл итү һәм кемнең дә булса кылган гамәле, гаебе өчен җәмәгатьчелекнең, кешеләр төркеменең, халыкның карар кабул итүе; халык суды. Күләме вак-төяк булса да, мәшәкате зурдан – барыбер фаш итәсе, җәмәгатьчелек хөкеменә тартасы була. Т.Әйди. Икенче көнне Хөрмәтулланы халык хөкеменә алып чыктылар. С.Поварисов 4) Берәр төрле эш буенча суд карары. Ата суд хөкемен көтә, ашыкмый, әле судтан соң да тиз генә башка кешегә ярәшеп куймый, Хәдичәне дә артык көчләми шикелле. Р.Рахман. Әлеге вакытта ул тикшерү изоляторында хөкем көтеп утыра. М.Кәбиров // Җәза. Ризамын мин халкым хөкеменә. Ф.Бурнаш 5) җый. Судьялар, хөкем итүчеләр. – Хөкем килә! Торыгыз! – дигән каты тавыш белән бөтен зал гөж-ж итеп аякка басты. Г.Ибраһимов. Бераздан кыңгырау шалтырады, һәм тәртип караучының: – Хөкем килә! Торып басыгыз! – дип кычкырган ачы тавышы ишетелде. М.Галәү 6) Кемнең яки нәрсәнең карары, ихтыяры, ирке . Сәет аның ниятен аңлады: йортны эчендәге кешеләре белән бергә ут хөкеменә тапшыру. Т.Галиуллин. Берәүне дә кыерсытмыйча, каршылыклы фикерләребезне Аллаһның үз хөкеменә тапшырып, бер-беребезне хөрмәт итеп, татулыкта яшәргә өйрәнсәк иде. Шәһри Казан 7) Берәр затның игътибары, хозуры, күз алды. Иҗат җимеше халык хөкеменә куелгач, шагыйрьгә, рәссамга, композиторга, җырчыга, артистка рәхимле укучылары, тыңлаучылары, тамашачылары шау килеп рәхмәтләр яудыралар, дөнья яңгыратып кул чабалар, дан-шөһрәт ширбәтен тустаганның зурысы белән эчерәләр. Г.Әпсәләмов. Спектакльне тамашачылар хөкеменә тапшырыр вакыт килеп җиткән, режиссёр да, Батырҗанны уйнаучы артист та композиторны ашыктыра, Сәйдәшев үзе дә бик борчыла. Р.Батулла ◊ Хөкемгә тарту Судка бирү, суд аркылы җаваплылыкка тарту. Гайни әйтүе буенча, бу явыз җинаятьнең оештыручысы булган Әхәт Гобәйдуллинны да өстәмә хөкемгә тарту өчен материаллар әзерләп озаттым һәм, әлбәттә, Вәкил Таҗиевның әнисенә хәбәр итәргә дә онытмадым. К.Булатова. Аннан, шартыннан чыгып, кулыннан килгән, булдыра алган ир-егеткә ул кадәр хөкемгә тарттырырлык җинаять тә түгелдер инде ул... А.Хәлим. Хөкем йөртү 1) Уйлау, фикер йөртү. Барый да Мөхәммәтнең ни әйтергә теләгәнен шундук төшенеп алды һәм, үзен гаепле сизгәндәй: – Үзебез турында без идеаллар аша, калган кешеләр хакында аларның гамәлләре буенча хөкем йөртәбез, – дип куйды. З.Хөснияр. Син үз авылыбыз каланчасыннан карап кына хөкем йөртмә, Мәгышия апа. В.Нуруллин; 2) Хуҗа булып тору, идарә итү, җитәкчелек итү . Тик ул сиңа хезмәт итсен иде, Синең өстән хөкем йөртмәсен! К.Булатова. Гаделсезләр хөкем йөрткән чакта, Халык арына алмый нужадан. В.Галиев. Хөкем сөрү 1) к. хөкем йөртү ( 2 мәгъ.). Тарихка, җырларга, дастаннарга кергән Бөек Болгар дәүләтендә бик күп ханнар хөкем сөргән. Р.Батулла. Россия, патша хөкем сөргәндә үк, чиновниклар иле булган. Р.Миңнуллин; 2) Нәрсәнең дә булса өстенлек алуы, өстенлек итүе. Робертның шигъри почмагында тыйнаклык, әдәплелек, ихтирамлылык хөкем сөрә, тәрәзәләрендә кояш уйный. Н.Гамбәр. Тирә-якта илаһи тынлык хөкем сөрә иде. А.Әхмәтгалиева |