ХӨҖРӘ и. гар. 1) иск. Мәдрәсә шәкертләре яши торган бүлмә, торак. Фарукҗан, монда байбәтчәләр, төшемле урын сагалап еллар буе мәдрәсә хөҗрәсендә аунап яткан пишкадәмнәр ишле икәнлеген чамалап, иптәшенең сүзгә катнашуына пошынмый булдыра алмады. Т.Әйди. Йортның тирә-юнендә шәкертләр өчен бик күп хөҗрәләр бар. Х.Миңнегулов 2) Нинди дә булса, гадәттә бик ярлы яки бик кечкенә сыеныр урын. Бу бүлмә – Сөмбеләнең хөҗрәсе, аның зонасы, бүлмәдәге һәр почмак аның бик күп күз яшьләренә шаһит. А.Гыйләҗев. Бакый, тиз генә үз хөҗрәсенә кереп, соңгы ике шакмак шикәрен ала да чакырган җиргә китә. Р.Батулла |