ХОСУСЫЙЛЫК и. 1) Хосусый булу хәле, сыйфаты. Ә инде кулъязма китапларда ничектер хосусыйлык, әдипкә һәм укучыга якынлык күзәтелә. Х.Миңнегулов. Безне хосусыйлык канәгатьләндерми. Кызыл таң

2) Хосусый милекчелек. Хосусыйлык, шәхси бизнес тормышны аякка бастырачак, диләр. Ә.Хәсәнов. Ә инде дөресен генә әйткәндә, гадәттән тыш юан бу ханымны иртә таңнан түбәгә менәргә үзен мал иясе итеп сизү, хосусыйлык тойгысы мәҗбүр итте. Җ.Ильясов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә