ХОСУСЫЙ с. гар. 1. 1) Аерым, махсус; нәрсәнең дә булса аерым кисәген, өлешен тәшкил итә торган. Шулай да бу хосусый тантана гына түгел. Р.Фәйзуллин. Сүз бары кайбер хосусый күренешләрнең дә нигезләрендә социаль-иҗтимагый, сәяси-идеологик сәбәпләр ятуы хакында. Р.Вәлиев 2) Аерым бер кешегә, шәхескә генә карый торган, шуңа гына мөнәсәбәтле, шәхси. Кешенең кайбер хосусый сыйфатларын билгели торган физиологик-табигый факторлар: мәхәббәт – табигать бүләге. И.Бәширова 3) Аерым кеше өчен билгеләнгән, махсус. Бер үк вакытта үзенә дә, хосусый дәресләр алып, өлгергәнлек аттестатына хәзерләнү мөмкинлеге булуы беленә. М.Хәсәнов. Анда хосусый мөгаллимнән ике ай кадәр русча укыдым. Р.Зарипов 4) Иҗтимагый тормыштан, коллектив эшчәнлектән читтә булган, аның белән бәйләнмәгән, аерым. Ул ябык актив җыелышы иде, хосусый кешеләр алдында андый эшләр турында сөйләмиләр. Т.Гыйззәт 5) Шәхси милек биләү, аерым хуҗалык итү һәм шуңа ярашлы иҗтимагый-икътисади мөнәсәбәтләр белән бәйләнгән. Иң әүвәл бу җирнең әлегә төгәл статусы билгеләнмәгән: дәүләтнекеме, әллә хосусыймы? Р.Фәйзуллин. Коттедж сиңа хосусый милек итеп билгеләнгән, машина да синең исемгә язылган. З.Хәким 2. рәв. мәгъ. 1) Махсус рәвештә. Һәр атна кич күрше муллага хосусый үзе барып, үлекләр өчен дип садакасын да биреп килеп, елына бер мәртәбә голәма мәҗлесе ясап, тирә-яктагы муллаларны, байларны җыеп ашатып озата иде. К.Тинчурин 2) Аерым, мөстәкыйль рәвештә. Виргасов, язгы айларны шәһәрдә кайбер фәннәрдән хосусый укып хәзерләнеп ятуы сәбәпле, аңа да бара алмады. Һ.Такташ. Димәк, иске татар әдәби телендә урын алган бу вариантның хосусый яшәвенә махсус рәвештә игътибар ителә. Фәнни Татарстан 3) Аеруча. Йосыф та үзенең «милли шагыйрь» булып китүеннән хосусый ләззәтләнде. Ф.Әмирхан |