ХОСУ’САН рәв. гар. кит. 1. Бигрәк тә, аеруча, аерым алганда. Иң зур проблемаларның берсе: әдәбият белеменең гомумән, татар әдәбияты белеменең хосусан үз методологиясен булдыру зарур. М.Хәсәнов. Моның чагылышын без хосусан татар-яһүд мөнәсәбәтләрендә күзәтәбез. Р.Сафин

2 . кер. сүз. функ. Аерым алганда, аеруча, атап әйткәндә. Ул ыруг, хосусан, Г.Ибраһимовның «Казак кызы» хикәясендә искә алына. Р.Әхмәтьянов. Хосусан, «гыйлем әһеле киемен киенеп, караңгылык ишекләренә ябышып ятучы кешеләрдән курыктым» дип яза Курсави «Туры юлга өндәү китабы»нда. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә