ХОРТУМ и. гар. Филдә һәм кайбер башка хайваннарда сулыш алу, сизү һәм нәрсә дә булса эләктереп алу өчен хезмәт итә торган озынча әгъза. Берсе филнең озын борынын – хортумын капшап караган: «Бу бик юан, бик зур елан икән», – ди. М.Хәсәнов. Шул ук вакытта икенче мичтән түшәмдәге рельслар буйлап килеп җиткән ачкүз кран фил хортумыдай озын борыны белән әзер сыекчаны махсус мичкәгә суыра. Т.Галиуллин |