ХОРЕОГРА’ФИЯ и. гр. 1) Бию сәнгате. Гарәп хореографиясенә хас рәвештә биюченең һәр мускулы уйный, күкрәкләр, ботлар дерелди. Т.Әйди. Әйтергә кирәк, аның мәхәббәте, нигездә, хореография алымнары белән күрсәтелгән. А.Габәши

2) Сәхнәгә куелган бию; бию элементлары; төрле биюләрдән торган сәхнә әсәре. Сәйдәш музыкасы, заманча хореография, «тере оркестр», зәвыклы сәхнә бизәлеше тамашачыны бик тиз үз дулкынына ияртә, аның игътибарын яулый. Фәнни Татарстан

3) Биюләр һәм балет спектакльләре әзерләү, кую сәнгате, фәне. Ә менә махсус фәннәр – сәхнә теле, актёрлык осталыгы, сәхнә хәрәкәте, вокал, хореографияне уку кирәк. З.Гыйльметдинова. Ә Рәзимә, үз уйларына чумып, безне яшьлегенә – яңа тормыш башланырга торган елларга алып китте: «Мин – хореография, ә ул оркестр бүлегендә укый иде». И.Фәйзрахманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә