ХОРЕО’ГРАФ гр. и. 1) Хореография остасы; хореография белгече, биюче. Без – булачак хореографлар. Т.Галиуллин. Ансамбль хореографлар белән тулыланса да, җырчылар кирәк әле. Ватаным Татарстан

2) Хореография укытучысы; биюләр, спектакль яки балет композицияләре куючы; балетмейстер. Шунлыктан театрда хореограф хезмәте бигрәк тә музыкаль жанрга караган спектакльләрдә мөһим роль уйный. Д.Гыймранова. Әнә шул «юк»лыклар бәгырьгә үткәнгәме, минем бер чын тренерны, чын хореографны күрәсем килә иде. М.Садыйков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә