ХОРАФАТЧЫЛ с. 1) Төрле хорафатларга нигезләнгән; хорафаттан гыйбарәт булган. Аерым даирәләрдә, хатын-кызның җаны булмый, дигән хорафатчыл караш таралган. А.Тимергалин. Аның фаразлавынча, урыс староверларының примитив яшәү рәвеше һәм үтә сәер урыс миллионеры Стерлиговның хорафатчыл идеяләре җәмгыятьне дөрес юлга чыгара, ахырзаманның килүен тоткарлый алыр иде. Татарстан яшьләре 2) к. хорафатчан. Болай үзе әнине бик хөрмәт итсә дә, аның хорафатчыл булуын, коткыга тиз бирелүен бер дә өнәми. Ф.Хөсни. Ничек гаҗәп тоелмасын, хорафатчыл кешеләр, тынычлану өчен, ахырзаман идеясенә җитди карый. Безнең гәҗит |