ХОРАФАТ и. гар. Нигезсез мифик, дини һ.б. уйдырма, юк-барга ышану. Халыкның рухына хорафат сеңдерү уенда булсаң, ул нәрсәләрне авылда бик шәп эшләп була. Һ.Такташ. Мәдрәсә стеналары эчендә күпме хорафат, дини риваять ишеткән, диңгез дәһшәтеннән болай да коты алынган татарның шуларны күргәч рухи халәтен, куркуын, исән-имин йөреп кайткач ни рәвешле сөйләячәген күз алдына китерик. М.Мәһдиев |