ХОРАЛ и. гр. 1) Төрле тавышка җырлый торган чиркәү хоры (аеруча протестантларда һәм католикларда киң таралган). Хорал башкаруында җыр тыңлау 2) Шул формада язылган музыкаль әсәр. Протестантларда хорал өстенлек итә, ул махсус җырчылар, шулай ук диндарлар (мәхәллә кешеләре) тарафыннан орган яисә башка музыка кораллары аккомпанементында җырлана. К.Гыйззәтов. Бах чоры музыкасы да, грегориан хораллары да, популяр музыка да, фольклор да берьюлы яңгырый. Сәхнә |