ХОР и. гр. 1) Вокаль әсәрләрне күмәкләп башкаручы җырчылар коллективы. Һәм хор шуның белән таралды, бетте. М.Мәһдиев. Опера театры белән филармониядән илле кешелек хор килә, оркестр килә. Ф.Баттал

2) сөйл. Вакытлыча берничә җырлаучыдан оешкан төркем; билгеле бер урында бергәләп җырлаучылар. Шуңа күрә табын бер зур хорга әйләнә торган булды. И.Юзеев. Исерекләр хоры үтеп киткәч, Сөмбелә, кабаланып, гармунчыны ашыктырды. К.Кәримов

3) Җырчылар коллективы башкару өчен язылган музыкаль пьеса, әсәр. Драманың башындагы ике пәрдәсендәге хорда «Галиябану», «Һаваларда йолдыз», «Газизәкәй» көйләре бик матур җырланып, япон караучыларга азияле икенче бер халыкның үзенекенә охшаган музыкасы бик зур тәэсир калдырды. Г.Исхакый. Спектакльдә уйнаучы артистларны хорда яисә аерым арияләрдә җырларга өйрәтү бер дә ансат бирелмәде. Р.Низамиев

4) Күп, төрле тавышларның бер вакытта, берьюлы яңгырашы. Күченгән авылның ташландык инешендә ятим калган гыйшыклы бакалар хоры уйларны бүлдерми бүлдерүен. К.Кәримов. Кояш бик ярамаган курортчылар нарат төпләренә япмаларын җәя дә көннәр буе һава сулап, өстә, куе ылыслар арасында көн-төн зең-зең сайраучы диңгез чикерткәләренең хорын тыңлап ята. Д.Булатова

5) күч. Күмәкләп сөйләү, уку, кычкыру һ.б.ш. Тыштан «Яшәсен Насретдин хан» дигән хор ишетелә. Н.Исәнбәт. Ә без тау башыннан хор белән такмак әйтәбез: «Хәйри балта, пычак кайрый, Кайраса да үтми, Касыйм гына җитми...» М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә