ХОНСА и. гар. 1. Ике җенесле кеше яки хайван; кызтәкә, гермафродит. Габдулла күңелле көлеп җибәреп: «Коръән шәрифтә «Адәм ыруында беренче – ирләр, алардан соң үсмерләр, алардан соң – малайлар, шуннан сон – хатын-кызлар, алардан соң – хонсалар», – диелгән». Р.Вәлиев 2. с. мәгъ. Сакалы үсмәгән яки сакал төкләре бик сирәк булган; күсә. Сөен тутай Җан Галинең ир-егет буларак гайрәтсез икәнен дә, хонса йөзле икәнен дә ишетеп белә иде. Р.Батулла // Гайрәтсез. Хонса ир |