ХОЛЫКСЫЗЛАНУ ф. 1) Холкы, характеры бозылу, начарлану. Сугыштан бик холыксызланып кайтты. Р.Батулла. Тора-бара бөтенләй холыксызланды иркә кыз: «Сөйләшә белмисең кеше белән сөйләшмә, тыңлап кына тор башкаларны, минем иптәш кызлар килгәндә чыгып басма бүлмәгә карачкы төсле, кысылма безгә», – дип, авызын ябарга уйлады әнисенең. К.Кара

2) Кызып китү, ярсу, дулау, кәефсезләнү, ачулану. Исхак иртә белән пожаркага чыгып киткән иде, шуннан корт чаккан баладай холыксызланып кайтты. Т.Галиуллин. Илсөяр, юкка-барга холыксызланган чакларда, һичбер юату чарасын тапмаса, юк эшен бар итеп, өйдән чыгып китү ягын карады. Ф.Яруллин

3) Киреләнү, капризлану, тәртипсезләнү. – Бу бала нигә болай холыксызлана, сәбәбен һич аңлый алмыйм, дидем, үземне күптән борчыган сорауга җавап табасым килеп. Р.Мөхәммәдиев. Камил кызның чәбәләнүенә, холыксызлануына аптырап, таный алмыйча карап торды. Ф.Бәйрәмова

4) күч. Үзен бөтенләй башкача тоту, күрсәтү, көтелмәгән хәлләр, вакыйгалар белән гаҗәпләндерү. – Апатит тавының хуҗасы кайчакларны бик холыксызлана, сак булыгыз, – дип кисәттеләр алар. А.Хәсәнов. Кеше гөнаһларыннан арыган җир-ана холыксызлана. М.Галиев

Холыксызлана бару Торган саен ныграк холыксызлану. Гарипләрнең, хасталарның көйсезлеген, тора торып холыксызлана баруын Бакыйдан да яхшырак аңлаган кеше бар микән? М.Маликова. Мөхәммәтҗан торган саен холыксызлана бара. Ф.Сафин

Холыксызлана төшү Бераз холыксызлану, тагын да холыксызлану. – Мине кемгә саныйсыз! дип кычкырды ул, холыксызлана төшеп. Кызыл таң

Холыксызланып алу Бераз вакыт холыксызлану . – Гаиләмә, ике кызым һәм улым Шарльгә исәнлегемне генә белгертү өчен дә җанымны бирер идем! дип, вакыт-вакыт холыксызланып ала. А.Хәсәнов. Шулай берничә көн холыксызланып алганнан соң, мич тагын җайга салына – өйне май кебек итеп җылыта. З.Зәйнуллин

Холыксызланып бетү Тәмам холыксызлану. Соңгы айларда бөтенләй холыксызланып бетте әле ул бала, һич танырлык түгел. Р.Вәлиева

Холыксызланып йөрү Һәрвакыт холыксызлану. Акча сорап та бирмәсәләр, холыксызланып йөрүен дә күрәләр. Безнең гәҗит

Холыксызланып китү Соңгы арада холыксызлана башлау. Бу арада бурлы бия бик артык холыксызланып киткәнгә, мин аның янына барырга курыктым. Г.Ибраһимов. Ә инде холыксызланып киткәндә, ара-тирә узынып, хатыннарын әрләп, ялчыларын җәберләгәннән соң, түбәгә менгән дә гомер буе сөйрәп йөргән чыбыркысына карап торган. Н.Гариф

Холыксызланып кую Кинәт, көтмәгәндә холыксызлану; бер тапкыр холыксызлану. Язмыш дигән нәрсә кайчакларны бер дә юктан гына холыксызланып куеп, гел нахакка гына каһәрләгән чакларны да, безнең мөселман баласы тирбәлгән бишеген, сөргән җирен, туган илен калдырырга мәҗбүр булса да, динен үзеннән калдырмаган. А.Хәсәнов. Чатаклыклар килеп чыкса, холыксызланып та куя. Т.Нәҗмиев

Холыксызланып тору Гел, һәрвакыт холыксызлану; әле, хәзер холыксызлану. Әтү, хатын-кыз шикелле, холыксызланып торган буласың. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә