ХОЛЫКСЫЗ с. 1) Авыр холыклы. Әмма безнең әти алай холыксыз кеше түгел, әнинең дорфалыгын да елмаеп кына үткәреп җибәрде. А.Гыйләҗев. Ләкин чамадан тыш холыксыз Хәкимне бала мәхәббәте генә дә үзгәртә алмады. Э.Шәрифулина

2) Кызу канлы, көйсез, кире. Могҗиза белән абый әйләнеп кайткан тәкъдирдә дә, мин бүтән монда тормас идем, чөнки холыксыз җиңги белән үзсүзле Кәтүктән күңелем тәмам бизде. Н.Гыйматдинова. Аның дуамал, холыксыз Тимурын да фәрештә дип уйлаучылар бардыр, бәлки? Р.Габделхакова

3) Тыңламый торган, кире, көйсез (хайваннар тур.). Кытыгы басылып җитмәгән холыксыз айгыр, дилбегәнең кем кулында икәнлеген сизеп, кушаяклап сикерә-сикерә, тузанлы юлдан авыл башына таба томырылды. З.Хөснияр. Ә менә Караборын холыксыз хайван булып чыкты. Л.-Х.Таналин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә