ХОЛЫКЛЫ с. 1) Теге яки бу холыкка ия булган, шундый характерлы. Әле моннан бер генә атна элек һәр сүзендә шатлык, күңеллелек яңгырап торган шаян холыклы офицер кинәт картаеп киткәндәй булды: ябыкты, сүзгә саранланды, башын түбән иеп йөри башлады. Г.Кутуй. Вәли абый гәүдәгә безнең әтидән дә зуррак, кырыс холыклы, нык куллы, бик көчле кеше иде. Г.Бәширов

2) сөйл. Холкы яхшы булган, характеры уңай булган. Сәлим бай үлгәч, аның хатыны ятим калган иде. Бик холыклы нәрсә. Г.Ибраһимов. Барысы да яхшы иде, тик шулай насыйп булгандыр инде: картлыгымны Мулла авылында туып үскән бик холыклы һәм акыллы Кадрия Гайнуллина белән каршылыйм. Э.Шәвәлиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә