ХОЛЫК и. гар. 1) Кешенең үз-үзен тотышында чагыла торган иң тотрыклы психик сыйфатлар җыелмасы; кешенең табигате, фигыле; характер. Гөлфинур холкы белән тиктормас чая кыз булганга, бу шаярулар аңа килешеп тора, тик Рәфиснең бүгенге халәте кыз каршында гына түгел, хәтта үз алдында да яңа, танымаслык иде. А.Вергазов. Зирәк зиһен, үткен фикер, күркәм холык, тулы иман бир! А.Хәлим 2) Гадәт; кешенең үз-үзен тотышы. Эзләнер-чокчыныр да холкыңнан, фигылеңнән бер-бер чатак казып чыгарыр. А.Гыйләҗев. Фатиха аңа аучы атадан өйрәнеп калган тәҗрибәсен тапшыра: табигать балаларының халәтләрен, холыкларын аңлата, кешеләрнең үз куллары белән йортлар, өйләр төзеп, искиткеч бакчалар үстерүләре турында сөйли. А.Нәҗми 3) Билгеле бер максатка ирешү, сынауларны җиңү өчен ихтыяр көче, ныклык, үҗәтлек. Талант бер хәл, өстәп – ихтыяр, сугышчан рух, холык бармы анда? Р.Фәйзуллин. Холык бар ул кызда! Н.Кәримова 4) күч. Нәрсәнең дә булса (мәс., табигать күренешләренең) билгеле бер сыйфаты, үзлеге, характеры, кәефе. Давыл купканда да, диңгез холкын күрсәткәндә дә, таулар дәшми. В.Нуруллин. Көннең холкын белмәссең: саран гына елмайган кояш артыннан җәлт кенә болыты да килеп чыга, ә дигәнче түгелеп тә китә. А.Әхмәтгалиева // Нәрсәнең дә булса үзенчәлекле билгеләре, сыйфатлары җыелмасы. Ак кардагы ак чәчәкнең дә үз төсмере, үз холкы бар. Шәһри Казан ◊ Холкына килү Кәефе булу, холкына туры килү, ошату. Ел саен диярлек хатын алыштырган, холкына килмәсә, куып та чыгарган Инәкәнтәй – бер караганда инәсе белән үз йортында, бер караганда Нәстүкләрдә – ике йорт арасында яшәп йөрегән. А.Хәлим. Холкы үзе белән Холкы тотрыклы булмау, тиз кызып китүчән, кызу канлы, үзсүзле булу. «Холкы үзе белән инде», – дип кисәткән булсалар да, «Агромастер» ЯАҖ җитәкчесе Илгиз Исламовның кабинетына кергәндә, шик-шөбһәләрне ишегалдында ишеткән тимер җыры таратты да бетерде. Шәһри Казан |