ХО’ЛДИНГ и. ингл. экон. Башка предприятие акцияләренең өлешчә яки тулы хуҗасы булып, аның эшчәнлеген контрольдә тота торган предприятие, фирма яки акционерлык җәмгыяте. Һәм Сөмбелә җаваплылыгы бик үк чикләнмәгән «Ташлы» фирмасы гендиректорына шундый киная белән карап алды ки – тегесе, урындык аркасына сеңеп, юка гәүдәсен холдинг президенты күләгәсенә яшерде. К.Кәримов. Бөтен җирле телерадиокомпанияләр холдингка берләште. Г.Шәйхи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә