ХОКУКСЫЗ с. 1. 1) Сәяси һәм гражданлык хокукларыннан мәхрүм ителгән. Иҗат ул, бәлки, хокуксыз халыклар хокукын даулап, бар дөньяга аваз салудыр? Р.Вәлиев. Анда син кеше булып керәсең, бернинди хокуксыз мәхбүс булып чыгасың. З.Мурсиев

2) Нәрсәгә дә булса хокукы, хакы булмаган. Үзенең бу кадәр бәхетсез һәм хокуксыз булганы өчен, юл читендә бер-берсенә орынып үскән өч орылы каеннан да оялып куйды ул. А.Хәлим. Мин баш мөхәррир саналсам да, хокуксыз «баш». Н.Гыйматдинова

2. рәв. мәгъ. 1) Хокуклары булмаган килеш. Эстетик вазифаны көчәйтү белән бер үк вакытта, Г.Тукай үзенең әсәрендә, бик оста итеп, халыкның җәбер-золым эчендә хокуксыз яшәвен, кешелек дөньясы туплаган сәнгать һәм культура хәзинәләреннән мәхрүм булуын да күрсәткән. Л.Җамалетдинов. «Нишләргә?» дигән сорауны төрләндереп, хокуксыз йөргән бер мәлдә, кемдер миңа киңәш итте: «Паспорт алу өчен генә булса, Уфага бар, ике генә имтихан бирәсең дә...» – дип, техникум исемен әйтте. М.Галиев

2) Хакы булмый торып, хаксыз рәвештә. Хокуксыз йөртү. Хокуксыз куллану

3. и. мәгъ. Ирексез, кемгәдер яки нәрсәгәдер бәйле кеше. Шәһәр күзгә күренеп үсә, аны, нигездә, тоткыннар һәм хокуксызлар төзи. Ф.Бәйрәмова. Ә күпләрнең инде анысы да юк, Хокуксызлар үрчи елдан-ел. Ф.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә