ХОКУКЛЫЛЫК и. Хокуклы булу, билгеле хокукка ия булу хәле. Ул теге яки бу фанатизмга каршы, халыкларның һәм дәүләтләрнең аңлашып, тату яшәүләрен тели, тигез хокуклылыкны, яхшы күңеллелекне яклый. Т.Әйди. Гаяз Исхакый бер милләтнең икенче милләткә буйсынып яшәвен гайре табигый күренеш дип саный, һәр халыкның – зурмы ул, кечкенәме – үзенчә, ирекле яшәргә хаклы булуын яклый, милләтләр арасында тигез хокуклылык өчен көрәшә. Х.Миңнегулов |