ХОКУКЛЫ с. 1. 1) Нәрсәгә дә булса хокукы, хакы булган. Ил өчен корбан булганда, Без ирекле, хокуклы... Ә тынычта халкыбызның Иреккә хакы юкмы? И.Юзеев. Нәтиҗәдә, дөньяда иң якты, иң хокуклы, иң бай дәүләт төзеләсе урында, моңа тикле кешелек тарихы белмәгән иң хурлыклы, иң хокуксыз, иң хәерче дәүләт барлыкка килде. З.Мәхмүди

2) лингв. Мөнәсәбәтле. Шунлыктан алар тигез хокуклы җөмлә кисәкләре түгел һәм бер синтаксик вазифа башкара алмыйлар. Л.Мирсәяпова

2. рәв. мәгъ. Хокуклы рәвештә, хокукы булган килеш. Татарстан ССРда татар һәм рус телләренең дәүләт теле сыйфатында тигез хокуклы кулланылуы, башка милләтләрнең телләрен саклау һәм үстерү гарантияләнә. Ш.Алпар. Хокуклы яшәү. Хокуклы кулланылу

3. хәб. функ. Хокукы бар. Мөхәммәдәмин анасына ничек җавап биргәндер, анысы билгесез, тик ул вафат булган хәләл җефете урынына янә дә никахка керергә хокуклы. М.Әмирханов. Ул кеше үзенең ризасызлыгы белән судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы, ә инде аның мөрәҗәгате канәгатьләндереләме, юкмы – анысы хөкем эше. Л.Зарипова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә