ХОКУК и. гар. 1) Кешеләр арасындагы иҗтимагый мөнәсәбәтләрне тәртиптә тоту өчен дәүләт тарафыннан билгеләнеп, кануннарда, карарларда теркәлгән нормалар, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре җыелмасы. Крепостнойлык хокукы бетерелүгә карамастан, иң кечкенә гаепләр өчен, салымнарны түләмәгән өчен, крестьяннарны талчыбыклар белән кыйныйлар иде. М.Җәлил. Русиядә бөтен халыклар хокукы бертигез югарылыкка куелган, шуңа күрә бездә тотрыклылык, тынычлык һәм халыклар дуслыгы хөкем сөрә. И.Хуҗин

2) Иҗтимагый төзелеш, тормыш һәм җәмәгать эшчәнлегенең берәр өлкәсенә караган дәүләт кануннары һәм карарлары җыелмасы. Анда илдә гражданлык хокукы булган һәрбер кешегә җир маен сатудан килгән акча, бүленеп, кулларына бирелә. Б.Рәхимова. Менә бүген тагын халыкка, илгә бу үзгәрешләрнең нинди яхшылыклар алып килүен, демократик принципларның, халыкара хокук нормаларының бозылмаячагын вәгъдә итәләр. Р.Вәлиев

3) Кануннар яки карарлар системасын өйрәнә торган фән яисә шул фәннең берәр бүлеге. Икенче чирекнең беренче көнендә үк аларга хокук дигән яңа фән керә башлады. В.Имамов. «Халыкара хокук»тан экзамен бирсәм, «Бухучёт нигезләре» генә кала. Р.Кәрами

4) Дәүләт тарафыннан бирелгән, канунлаштырылган мөмкинлек, ирек. Тиздән Думада ирләргә күпхатынлылык хокукы бирә торган закон кабул ителәчәк икән. Г.Галиева. Әнә шулай, барысын да бер калыпка тигезләп, көчләп үз идеологияләренә буйсындыру белем алырга хокуклары һәм теләкләре булган балаларның киләчәкләренә шлагбаум салу белән тиң иде ич ул. Л.Ибраһим-Вәлиди

5) Нинди дә булса вазифа башкару, ни беләндер шөгыльләнү һ.б. өчен рәсми рөхсәт. Бу инде аңа махсус ординатурада укырга хокук бирә. Г.Гомәр. Я хәлфә, я мулла, я мәзин булырга хокукы бармы? С.Поварисов

6) Нәрсә булса да эшләргә, хәл итәргә мөмкинлек, хак. Кайтып йөрергә хокукым бар дип беләм. А.Гыйләҗев. Ул бәхетне тату хокукы һәркемгә бирелә. Д.Булатова. Хакны әйтергә дә хокук кирәк. Г.Морат

7) сөйл. Кемгә дә булса автомобиль, мотоцикл һ.б.ш. йөртергә рөхсәт бирелгәнлекне раслый торган документ, таныклык. Шушы елда халыкара маршрутларда очу хокукы ала, ул, экипаж командиры вазифасында, дөньяның күп илләренә оча. Г.Мөхәммәтшин. Ул, укып, машина йөртергә хокук алды. М.Шабаев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә