ХОККЕЙЧЫ и. Хоккей уйнаучы спортчы. Әлбәттә, атаклы хоккейчы уйнаган таякны үзеңдә булдыру гаеп эш дип әйтмим, әмма журнал-китапларны җыеп барган, бүтән кадерле әйберләре белән бергә, аларны да әйбәтләп бәйләп, яңа фатирга күчерүче хуҗа кешенең шулай ачу китерерлек гаебе бар микән? Р.Фәйзуллин. – Зират коймасын да тоттылар, газ керткәндә дә булыштылар, юлларны, чишмәләрне дә карадылар, мәктәпкә автобус та бүләк иттеләр, хоккейчыларны да киендерделәр, – дип искә алып утырды әни кеше, горурланып. Т.Нәҗмиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә