ХОЗУРЛЫ с. Рәхәт, ләззәт бирә торган, күңелне ял иттерә торган. Әмма бүгенге хозурлы манзара аның күңеленә мыскал да юаныч бирмәде, алай гына да түгел, бу минутта бөтен галәм ак кәфенгә төренеп ята сыман күренде аңа. М.Хәсәнов. Әнә ничек хозурлы була икән ул чын сөю. Ә.Салах |