ХОЗУРЛАНУ ф. Рәхәтлек кичерү, вакытны рәхәт уздыру; рәхәтләнү. Таһир шул саф һаваны күкрәк тутырып сулаган, тирә-якка карап беренче тапкыр хозурланган. Н.Акмал. Әле яңа гына бөреләнеп, яшелләнеп килгән язгы алмагачларның матурлыгыннан хозурландым. Х.Ибраһим Хозурлана башлау Хозурланырга тотыну. Эльвира шулкадәр үзенә ышанган иде ки, ул инде диссертациядәге цифрларны яңадан тикшергәндә картның көлкегә калачагын хәзердән үк сизенеп, эчтән явыз шатлык белән хозурлана башлады. А.Расих. Сәгать җиде-сигезләр тирәсендә Газәли мәхәлләсенең чәйханәсендә хозурлана башларбыз. Т.Әйди Хозурлана тору Әлегә, хәзергә хозурлану. Әлеге сәяхәтебез турында алдагы көннәрдә тулырак язарбыз, ә бүгенгә фотолар белән хозурлана торыгыз. Шәһри Казан Хозурланып алу Кыска вакыт кына хозурлану. Аш суынмасын дип кызу-кызу атлый, шул арада, тукталып, кәстрүлдән килгән хуш искә хозурланып ала. Л.Сабирова. Казансу елгасы буена килеп, шәһәр белән дә хозурланып алды Кыш бабабыз. Туган як Хозурланып йөрү Күптәннән яки гел, һәрвакыт хозурлану. Әнә шулай үз уңышлары белән хозурланып йөргәндә, кинәт кенә авырып китте бит әле галим иптәш. М.Галиев. Мәдинә урамдагы гүзәллеккә, хуш искә хозурланып йөргәннән соң, ял итәргә исәпләп, өй каршындагы артлы эскәмиягә килеп утырды. А.Әхмәтгалиева Хозурланып кую Аз гына хозурлану. – Каманы бик ямьле диләр, – дип, үзалдына хозурланып куйды директор. Р.Мөхәммәдиев Хозурланып тору Сөйләү моментында хозурлану; озак вакыт хозурлану; гел, әледән-әле хозурлану. Туктап ял итәргә, хозурланып торырга хәтта фонтаннары да бар. Т.Әйди. Отрядыбыз белән тауга менеп, диңгезгә хозурланып торганда, башка шундый уйлар килде. В.Нуриев Хозурланып яту сөйл. к. хозурланып тору. Өрсәң, очып китәрлек, кош теле кадәр китап чыгарып, шуның күләгәсендә (билгеле, күләгә бик бәләкәй!) хозурланып ятмыйбызмы? Р.Фәйзуллин. Разил Вәлиев моңа кадәр ирешкән уңышларына канәгатьләнеп, хозурланып ятмый. Шәһри Казан |