ХОЗУР и. гар. 1. 1) Рәхәт, ләззәт, күңеллелек; күңел тынычлыгы, канәгатьлек; күңелгә рәхәт булу. Табигый булган бу шатлыклар, бу хозурлар өстенә авыл халкы үзләре тарафыннан да шатлык вә рәхәтләр кушып, бик күңелле бәйрәм – кыз озату, килен төшерү бәйрәме итәләр иде. Г.Ибраһимов. Без шулай, иртәгә буласы хозурлар турысында уйлый-уйлый, кичне үткәрдек. Г.Рәхим 2) Күңелгә рәхәт, ләззәт бирә, күңелгә хуш килә торган нәрсә. – Һәй, дөнья хозуры! – дип куанып кычкырып җибәрде Адаш абый. М.Шабаев. Февраль белән әгәр кыш мактанса, Көз хозуры – алтын сентябрь. В.Галиев 3) Тартым яки килеш кушымчалары белән: билгеле моментта булынган урын; кемнеңдер каршысы, яны; кат. Габделхәмит, һичшиксез, үлмәячәк, ә киресенчә, күкрәге тулы медальләр белән әнисе хозурына кайтып төшәчәк... М.Мәһдиев. Бакыйлыкка ана булып күчү – ул Аллаһы Тәгалә хозурына изге бурычыңны үтәп килү дигән сүз. Г.Галиева 2. с. мәгъ. Ләззәт бирә, кәефне күтәрә торган; күңел ачардай матур, рәхәт. – Бәхеткә генә була күрсен мондый хозур, мондый матур күренеш, – дип, үз нәүбәтендә, хыялый, күбәләктәй канатланган нәни кызына карап, нурлы айдай елмая. Н.Каштанов. Имеш, хозур җәй вакыты, искиткеч бер матур күлдә йөзеп йөрим. Г.Якупова 3. рәв. мәгъ. Рәхәтләнеп, рәхәт итеп, рәхәт булып, тыныч күңел белән. Ярый, сүз озынга китте, без бит әле өчәүләшеп читән тарантаста хозур гына авылыбызга кайтып барабыз. Ә.Еники. Кырда туктап, агачтан әле генә өзелгән җимешне ашау, әлбәттә, бик хозур булды. М.Мәһдиев 4. хәб. функ. Шатлык, тулы канәгатьлек хисләре кичерү турында. Аның һәрчак бизәлеп, төрлеләнеп торуы хозур. Г.Хөсәенов. Яр буендагы балыкчыларга, су керүчеләргә карап тору да үзе бер хозур иде. Н.Фәттах ◊ Хозурга чыгу Күңел ачу максаты белән кая да булса бару; ял итәргә чыгу. Җәй көннәрендә мәдрәсә күршесендәге сәгатьче Камали абзыйның көймәсе берлә Чаган суыннан Рощага хозурга чыгып, шунда чәйләр эчеп, балык тотып күп көннәрен үткәрде. Г.Кариев. Яшьрәк вакытта ул бу тирәгә киек ауларга, хозурга чыгарга ярата иде. З.Мәхмүди. Хозур күрү Ярату, соклану, яратып карау. Җилпәзәләр тоткан сылу хурлар кебек, Зәйтүн гөлләр таңга калган хозур күреп. Г.Афзал. Хозур күрсәк бакча я кыр гөлләрен, Акыл һәм хис тудырган дөнья ямен, «Мин дә бар!» – дип, борнын суза Кигәвен. Р.Гаташ |