ХОЗРАСЧЁТЛЫ с. Хозрасчётка корылган, хуҗалык исәбенә нигезләнгән (предприятие, оешма, учреждение). Мин быелгы хуҗалык елында Хәнәфи Габдуллин җитәкчелек иткән умартачылык тармагын, Зәйтүнә апаның тавык фермасын, шулай ук Габделхак Арслановның кырчылык бригадасын хозрасчётлы звенолар итеп оештырырга, алар белән шул хакта договорлар төзергә тәкъдим итәм. С.Хафизов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә