ХОДА’ТАЙ и. рус 1) Нинди дә булса бер эш артыннан йөрүче, ниндидер эшне башкарып чыгу өчен билгеләнгән вәкил, ышанычлы кеше. Ләкин ул авылның дөнья күргән, элек патшага ходатай булып йөргән, закон белгән кешеләре акларга ход бирмиләр. Н.Исәнбәт. Күрше авыллардан ходатай итеп шулай берничә орденлы ир-егетне һәм Гражданнар сугышында гаярьлек күрсәтеп дан казанган кешеләрне сайлыйлар. Л.Хәмидуллин

2) Суд яки шундый башка урыннарда кемнең дә булса эшләрен алып баручы ышанычлы кеше. Хәер, агайлар үзләре дә миннән ходатай булып йөрүемне сорамадылар. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә