ХОДАЙ и. фар. дини к. Алла. Мине ни өчен саклагандыр Ходай, берәүгә дә кирәгем юк иде югыйсә, яралансам да, исән калдым. А.Әхмәтгалиева. Җаным күккә менде, Ходай аны саклап тора. Хис йөрәккә керде, Акыл аны каплап тора. А.Җамал

◊ Ходай бәндәсе к. Хода бәндәсе. – Әй, Ходай бәндәсе, диде ачынып Рәҗәпов. Ф.Сафин. – Исемең ничек соң синең, Ходай бәндәсе? Р.Габделхакова. Ходай бирсә к. Алла боерса. Мәңгегә, Ходай бирсә, мин аларның берсенә шәфкать күрсәтә торган кеше түгел. А.Гыйләҗев. Ходай бирсә, утыз ел чамасы гомерем калгандыр. Ф.Бәллүр. Ходай боерса к. Алла боерса. Ходай боерса, орлыгы Бохарда түгел, оныклар да озак көттермәс. Н.Әхмәдиев. Моннан ничә мең ел элек тә булганбыз, мең елдан соң да булырбыз, Ходай боерса. Д.Булатова. Ходайга тапшыру к. Аллага тапшыру. – Ярый, Ходайга тапшырдык, җаным... – дип, бүленә-бүленә сөйләнеп, артларыннан чыкты. Ш.Камал. Ходайга тапшырып риза булдым инде, хәерлегә булсын! Р.Хәбибуллина. Ходайга шөкер к. Аллага шөкер. Ходайга шөкер, безнең республикабыз Идел буе округында да, бөтен Россия күләмендә дә төшеп калганнардан түгел. Р.Вәлиев. Маһинур үзе дә, Ходайга шөкер, тугызынчы дистәгә җитә язды, әнисе Саимә карчык йөз яшен тутырып китте; ни авыр тормышта яшәгән, кайгылар күргән Өммегөлсем карчык та туксанны тутырды. Р.Хәбибуллина. Ходай каргаган к. Ходай орган. Ходай каргаган Нәзир: «Кызың качып китте, кайда ул? Түләгән калымымны кайтар!» дип, бугазымнан алды, көтүдән биш куйны егып суйды... Т.Әйди. Ходай кодрәте Аллаһы Тәгалә көче. Кешеләрне бер-берсе белән кавыштыру Ходай кодрәте икән. С.Поварисов. Ләкин кешене язмыш йөртә: Ходай кодрәте беләнме, кадерсез кызның аяклары кайтыр якка атлады да атлады... З.Мурсиев. Ходай кушса к. Алла боерса. Улыбыз булыр, Ходай кушса! З.Зәйнуллин. – Тагын шулай сөйләшеп утырырбыз әле, Ходай кушса, – дип, урынымнан торып бастым. А.Мансуров. Ходай күрсәтмәсен к. Ходай язмасын. Ул диспансерда йөрергә Ходай күрсәтмәсен. Ф.Садриев. Ач кешенең ачуын китерсәң, Ходай күрсәтмәсен, ул инде җенләнә-шашына белә. С.Поварисов. Ходай насыйп итсә к. Алла боерса. Ходай насыйп итсә, яңа эштә Бәхет ишекләрен ачармын. Р.Маннапов. Ходай насыйп итсә, Солтангәрәйнең бәхете булып, бәлкем, кодалашып та китәрбез, иншалла. А.Гадел. Ходайның (һәр) бирмеш (биргән) көне Һәркөн, көн саен. Шушы хәл Ходайның һәр бирмеш көнендә кабатлана башлады. Э.Шәрифуллина. Ходайның һәр бирмеш көне Хәтер көне болай да. Г.Морат . Ходай орган Ачулану, сүгү сүзе. Мин һәм бармакчы идем, ләкин теге, Ходай орган, бер кәвешне тәмам эштән чыгарган иде... Ш.Камал. Күтәреп карыйм – шактый авыр үзе, Ходай орган нәрсә! Ә.Еники. Ходай ризалыгы өчен Чын күңелдән ярдәм итәсе килеп, үзенә файда түгел, савап булсын дип; түләүсез, бушка. Мостафа җавап кайтарырга кирәклеген исенә төшереп: – Ходай ризалыгы өчен булсын инде, рәхмәт, Дәүли абзый, – дип кенә әйтә алды. Ф.Сафин. Агач-такта эшләрен, әнәгенәк, энең эшли. Ходай ризалыгы өчен анысы да. Н.Гыйматдинова. Ходай (хакы) өчен Зинһарлап үтенү сүзе. Әхмәт, бер Ходай хакы өчен миңа чалма-чапан тап! Ф.Әмирхан. Юк, Җәмил, Ходай өчен, әйдә аерылышыйк. Д.Салихов. Ходай язмасын Тәкъдиргә язылган булмасын, башка төшмәсен; алай була күрмәсен. – Дустыгыз? Ходай язмасын андый дусны, яшьтәш! Р.Сибат. Яшермим, Ризван Харисович, сезнең тирәләргә кабат аяк басарга Ходай язмасын, дип килдем. Ә.Хәсәнов. Ходай язса к. Алла боерса. Ходай язса, сезне аталы балалардан ким итмәскә тырышырмын. Ә.Моталлапов. Ярый, рәхмәт, татар кызы Анда кылды тәрбия. Ходай язса, сугышта да Табыла бит әүлия. Ә.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә