ХОДА и. фар. к. Ходай. Әллә нинди газ сөремнәре белән агуланган, кортлы сулар эчеп әгъзаларын бозып бетергән солдатлар әти булу бәхетенә ирешкәч, мәрхәмәтле Хода кодрәте белән изге җаннарга әйләнәләр дип исәпли иде Хәлил... А.Гыйләҗев. Һәм, ниһаять, Хода аның догаларын ишеткән шикелле: Илүзә эчкече иреннән котыла ---. З.Мурсиев

◊ Хода бәндәсе 1) Дин юлында йөрүче; динле, иманлы кеше. Менә шул изге карт татарларда Ак бабай дип йөртелә торган Хода бәндәсе бөтен кешене каратып, Таһирны кочаклап алды. Г.Гыйльманов; 2) Изге күңелле, ярдәмчел кеше. Ифрат изге, ярдәмчел, Хода бәндәсе Мөнирә апа ут янар Ярулланың үзе белән интегүен сизә, аңлый, күпме тырышса да, иренә ярый алмый, чөнки ул барыбер бердәнберенең яраткан чынаягын идәнгә төшереп ватачак, чүп чиләген вакытында бушатырга онытачак ---. Т.Галиуллин; 3) Артык юаш, беркатлы, ихтыярсыз, карусыз кеше. Анасы кушканны гына эшләргә гадәтләнгән чарасыз Хода бәндәсе үз көнен үзе күрә башлады: иң тәүдә тавыклары, аннан сарыклары яңа хуҗаларга таралды, арандагы бердәнбер ат – карт алаша да арбасы, чанасы, дирбиясе белән күрше авылга китеп барды. Л.Зөлкарнәй; 4) ирон. Кеше, адәм баласы. Хәтер түгел хәмер кирәк Сиңа, Хода бәндәсе. Җир сукала, иген ик син, Я аркан иш... комлыкта... Г.Морат. Бердәнбер көнне бу Хода бәндәләренең язмыш сукмаклары бөтенләй башка якка борылып кереп китте. Г.Гыйльманов; 5) Фамильяр мөрәҗәгать сүзе. Ә сиңа сөйләүдән миңа ни файда, Хода бәндәсе? А.Гыйләҗев. Әй Хода бәндәсе, ансы да батмый икән, чөнки дә син булган җирдә ут-күз чыга, олан. Н.Гыйматдинова. Хода боерса к. Алла боерса. «Шүрәле» --- Хода боерса, алдагы бер нәшерләребездә укучыларга тәкъдим ителер. Р.Гыйлемханов. Ходага тапшыру к. Аллага тапшыру. Ходага тапшырып, төрле догалар укып, урманга кереп киттеләр. Әкият. Алып кер, алайса. Ходага тапшырыйк. Н.Әхмәдиев. Ходага шөкер к. Аллага шөкер. Килененең болай ачылуын күргәч, кайнана, Ходага шөкер, безгә ияләшә, безне тиң итә башлады, дип сөенде. Ф.Яруллин. – Ходага шөкер, киттеләр, диде ул Таңчулпанга карап. М.Хәбибуллин. Хода кушса к. Алла боерса. – Ташы шартлап кыза торсын: Хода кушса, тиз күрешербез, диелгән иде хатта. Р.Батулла. Хода кушып Аллаһ ярдәме белән; Алла боерса. Хода кушып, җәен Чураш агамның маллары ишәйсә, көзгә туй сыман нәрсә ясап та булыр иде. Җ.Рәхимов. Хода кушып, башта җимерергә насыйп булсын иде әле. Д.Вәлиев. Хода(ның) хикмәте Искитәрлек гаҗәп хәл; могҗиза. Менә бит, Ходаның хикмәте, ак торна да була икән! Н.Әхмәдиев. Менә, Ходаның хикмәте, сабыр итсәң, морадыңа ирешәсең икән бит. З.Мурсиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә