ХЛЯ’СТИК и. рус. Пальто, шинель кебек киемнәрнең арткы өлешендә, бил турысын җыеп тору өчен, тегеп яки төймәгә эләктереп куела торган тар гына билбау кисәге. Башында тушкырыла төшкән кара кепка, өстендә хлястигы салынып торган иске соры шинель, аягында үкчәләре шактый ашалган, ремонтта булган хәрби ботинка. А.Шамов. Шинельнең артында ике сәдәфкә эләктерелә торган хлястик дигән хикмәте бар. М.Галиев |