ХЛОРОФОС и. хим. Корткыч бөҗәкләргә каршы көрәшү өчен кулланыла торган агулы препарат. Корткыч бөҗәкләргә хлорофос даруы сиптергәндәй, агулы төтеннәрен сиптереп китәләр. Н.Хәсәнов. Агачларны чишкәннәр, хлорофос сиптергәннәр, кишер чәчкәннәр, гладиолус утыртканнар һәм, яшел килеш йолкып алыр өчен, бераз суган төрткәннәр. Ф.Яруллин |